11:54
В целях сохранения традиций,языка и культуры татарского народа...

Сотрудники АМЦБ внесли свою лепту в проведение детского мусульманского сабантуя-2017 в деревне Старые Киязлы.

Мөселман балалар сабан туенда Аксубай үзәк китапханәсе дә үзеннән өлеш кертте.Китапханәчеләр оештырган төрле викторина сорауларына сабантуйга җыелган халык бик теләп җаваплар бирделәр һәм сабантуй бүләксез булмый,бүләкләр алып киттеләр.Дәүләт эшлеклесе Ф.С.Сибагатуллин балаларга Сабантуйның килеп чыгышы турында сөйләде.Язучы Ркаил Зәйдулла абыйлары “Нәзер аты ”турында сөйләде һәм соңгы килгән атның ник елавын аңлатты.Иске Кыязла авылында туып үскән  танылган шәхесләр бертуган  Рәшит һәм Нәҗип Бакировлар,Карасу авылы кызы Вәсилә Гыйматдиновалар    белән  хәтирәләр яңартылды.  Сабантуй кунаклары-Чистай егетләре мөнәҗәт әйтте.Балалар белән беррәттән олылар да   берсен-берсе бүлешә-бүлешә сабан туе,туган як тарихы сорауларына төгәл итеп җаваплар бирделәр.Алар арасында Шәрбән һәм Иске Ибрай авылларыннан килгән кыз һәм малайлар,Иске Кыязлы авылыннан  апалар   бик актив булдылар.

 

Просмотров: 537 | Добавил: МЦБ | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: