12:32
Әнвәр Хәйри укуларында катнаштылар

Әнвәр Хәйри укуларында катнаштылар

2015 нче елның 27 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында «ӘНВӘР ХӘЙРИ УКУЛАРЫ: Милли-мәдәни-мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-гамәли конференция узды. Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе галим Әнвәр Хәйри истәлегенә багышлап оештырды.

Укуларның I нче өлешендә  Әнвәр Хәйри турында истәлекләр белән уртаклаштылар., II нче өлеше татар халкы тарихына караган чыгышлар белән дәвам итте. Катнашучылар язма һәм басма мирасны туплау һәм өйрәнү проблемалары турында сөйләштеләр, узган чорлар шигъриятен шәрехләү, музыкаль мирасны барлау мәсьәләләре турында да чыгышлар ясалды.

Конференциядә Ә.Хәйринең хатыны белән кызы, аны якыннан белгән һәм аралашкан кешеләр, якташлары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре чыгыш ясады.//Татарстан Милли китапханәсе сайтыннын алынды.

Аксубай районыннан якташлар исеменнән  : Аксубай үзәк китапханәсенең халыкка китапханә хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире -    Гатина Фәймә Гариф кызы  -”Тарихыбыз, мәдәниятебез күрке – якташыбыз  галим Әнвәр Хәйри” дигән темага ,ә

 Аксубай төбәген өйрәнү музее директоры -   Нурхамитова Әлфия Рәшит кызы Әнвәр Хәйринең “Шәхри -Бану –Шәрбән кыйссасы әсәре буенча иҗади эш” дигән  темага  чыгыш ясадылар.

 

 

 

Просмотров: 429 | Добавил: МЦБ | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: